Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәмле шашлык пешерү серләре

Кемдер тозны кыздырыр алдыннан гына салырга кирәк, чөнки тоз итне корыта ди. Бу дөрес түгел! Ит сусыл булсын дисәгез аны алдан тозлау мәслихәт.

Табигать бу арада җиң сызганып эшләргә генә түгел, рәхәтләнеп ял итәргә дә көннәрне кызганмый. Ял итүне исә хәзер күбебез шашлыктан башка күз алдына да китерә алмыйдыр, мөгаен. Бәйрәм көннәрендә бигрәк тә. 

Шашлык тәмле булсын өчен яшь, яңа суйган һәм бер дә катырылмаган ит кирәк (ул ачык алсу төстә була). Кабырга яки умыртка тирәсендәгесе аеруча яхшы, сусыл була. 

Итне 4х4 см зурлыкта шакмаклап турыйлар, бер шампурга 5-6 данә керә (тиз пешсен дип ваграк турый күрмәгез). Тураганнан соң төелгән кара борыч белән уалар, борычны кызганмагыз, чөнки аның артыгы кыздырганда юкка чыга. Аннары иткә тоз белән суган салып яхшылап уалар, суганның согы чыгарга тиеш. Кемдер тозны кыздырыр алдыннан гына салырга кирәк, чөнки тоз итне корыта ди. Бу дөрес түгел! Ит сусыл булсын дисәгез аны алдан тозлау мәслихәт.
Һәрбер иткә үзенең маринады кирәк. Һәм ит өчен бары тик бер генә маринад бармый – ул да булса аш серкәсе. Әгәр шашлык әзерләргә җыенасыз икән, серкә турында гомумән онытыгыз. Аш серкәсе ул сасыган итнең әшәке тәмен басар өчен уйлап чыгарылган нәрсә. Маринад булып коры кефир, катык, томат согы, лимон, майонез, соя согы, суган согы, минераль су хезмәт итә ала.

Әгәр шашлык ашыгыч рәвештә кирәк икән, маринадлы итне җылы, кояшлы урынга 3-4 сәгатькә куеп торыгыз. Әгәр инде иртәгә генә кыздырырга җыенасыз икән, ул чагында төнгә суыткычта калдырыгыз.

Кыздырганда шампурга суган тыкмагыз, чөнки ул барыбер янып бетә. Шашлыкның әзерлеген пычак очы белән иткә төртеп беләләр. Әгәр алсу төстә сок чыкса, әле әзер түгел дигән сүз, ә инде сок үтә күренмәле булса, димәк, шашлыкны ашарга мөмкин. Игътибарыгызга берничә маринад рецепты тәкъдим итәбез.


Кефирлы маринад

1 кг иткә 200 мл кефир, 3 суган, тоз, төелгән кара борыч кирәк була.
Итне юып, кисәкләп турыйбыз, тоз, борыч, боҗралап туралган суган сибәбез. Өстенә кефир агызабыз да кимендә биш сәгатькә суыткычка куябыз.

Минераль сулы маринад

1 кг иткә 250 мл минераль су, 2-3 суган, тоз, борыч кирәк. 
Иткә тоз, борыч, суган сибеп, өстенә минераль су агызабыз, 1-3 сәгать тотабыз.

Кивилы маринад

Аның составындагы органик кислоталар ит аксымындагы коллагенны җимерә, шуның нәтиҗәсендә, ит тиз йомшара. Әмма артык озак тотсагыз, итегез фаршка дә әверелергә мөмкин.
1 кг иткә 5 киви, 5 тырнак сарымсак, тоз, борыч.
Киви белән сарымсакны блендерда изәбез, юылган, туралган, тоз һәм борыч сибелгән ит белән кушып болгатабыз. Өстенә капкач белән ябып, 40-60 минут тотабыз.

Гранатлы маринад

1 кг иткә 250 мл гранат согы, 4 суган, тоз, борыч.
Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап туралган суган сибәбез, өстенә гранат согы агызабыз. Салкын урында 8-10 сәгать тотабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт