Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тантаналар сараенда автокаланың беренче төзүчеләрен хөрмәтләделәр

Тантаналар сараенда шәһәр һәм республиканың горурлыгы булган гаилә парларын котладылар.

Тантаналы чара Җиңү көненә багышланды. КАМАЗга нигез салу елларында илнең төп төзелешенә килгән геройлар – Әлфия Әзһәм кызы һәм Александр Васильевич АндрюшиннарГалина Семеновна һәм Николай Васильевич ФисенкоРаиса Ивановна һәм Юрий Павлович Липилиннар, Галина Григорьевна һәм Владимир Бертгольдович Ганске.Андрюшиннар гаиләсе тормышында хәлиткеч карар яңа төзелеп килүче яшь Яр Чаллы шәһәренә күченү була. Александр Васильевич һәм Әлфия Әзһәм кызы гомер буе автогигант һәм шәһәр файдасына хезмәт куялар. Озак еллар КАМАЗның двигательләр заводында эшлиләр. Күп санлы мактау билгеләре белән бүләкләнгәннәр. Фисенко гаиләсе шулай ук КАМАЗның беренче төзүчеләреннән санала. Алар ирле-хатынлы сыйфат хезмәте бүлегендә эшли. Николай Васильевич – эш стажы 50 ел булган хезмәт ветераны. Галина Семеновна «Илнең иң яхшы кешеләре» каталогына кертелгән.Липилиннар гаиләсендә 75 ел хезмәт стажы бар. Юрий Павлович – Түбән Кама ГЭСын беренче төзүче. 42 ел буе ул кою заводында эшләгән, анда иң югары разряд алып, «яшьләрнең иң яхшы остазы» булып тора. Раиса Ивановна двигательләр заводының автомобиль җыю цехында озак еллар эшли. 70 нче еллар башында КАМАЗ төзелешендә катнашырга Ганске гаиләсе килә. Владимир Бертгольдович - Россиянең Мактаулы юлчысы. Ул 20 елдан артык "КамДорСтрой" трестының төзелеш идарәсен җитәкли. «СССР Гражданнар оборонасы отличнигы» билгеләре, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән. Галина Григорьевнаның шулай ук бөтен хезмәт эшчәнлеге шушы ук оешмада үтә.Чара ахырында, һәлак булган якташларга хөрмәт йөзеннән, юбилярлар Җиңү паркындагы Геройлар аллеясына чәчәкләр салдылар.

 

http://nabchelny.ru/news/36306
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев