Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар балалары өчен татар телендә “Башваткыч” сканворды булдырылган

Әлеге проект интернетта да урнаштырылырга мөмкин.

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе укучылары яшүсмерләр өчен “Башваткыч” сканвордын чыгара башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә проектның җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева сөйләде.
“Башваткыч” сканворды октябрьдә барлыкка килгән. Проектның җитәкчесе сүзләренчә, сканвордны нәшер итү өчен оештыручылар үзләренең чыгымнарын түли.
“Проект өчен материалны балалар үзләре дә җыя, мәгълүматны төрле чыганаклардан туплыйлар, алар өчен бу мәктәп программасын да кабатлауның бер яхшы ягы. Икенчедән, проектны төзегәндә, балалар программалаштыру белән мөстәкыйль кызыксынды”, - диде Айгөл Әхмәтгалиева.
“Сорауларны туплаганда, һәр сканворд бер генә тематикага туры килерлек итеп төзибез. Мәсәлән, география, татар халык ашлары, татар киемнәренә кагылышлы сканвордлар бар”, - диде җитәкче.
Киләчәктә “Башваткыч” сканвордын электрон форматта онлайн рәвештә дә эшләп булырлык итеп планлаштыралар. “Төп хыялыбыз – проектыбызга сайт ачу. Бу әле башлангычы гына, киләчәктә татар сканвордларын онлайн да эшләп булыр дип өметләнәм”, - ди Айгөл Әхмәтгалиева.
 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176295/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев