Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар халык хоры Самарада беренче тапкыр концерт күрсәтте

Самарада яшәүче татарлар хор татар милләте үсеше өчен зур хезмәт башкара дип саный.

КФУның Татар халык хоры үз тарихында беренче тапкыр Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә концерт куйды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә хорның җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин хәбәр итте.

«Самара татарлары өчен бик зур бәйрәм һәм тарихи вакыйга булды ул. Хорга 52 ел, ләкин ул беренче тапкыр гына Самарага килде. Бу коллективның чыгышларын мин Казанда да күрдем. Кызым Диләрә инде бишенче ел шунда җырлый. Концертны караганда башыма шундый уй килде: „Эх, Самара татарларына да хорның чыгышын күрсәтәсе иде“. Ниһаять, хыялым тормышка ашты», — диде Самарада яшәүче Наилә Сабирҗанова

Самара татарлары читтә яшәп, балаларга милли тәрбия бирүне авыр дип бәяләде. Шулай ук алар хорның татар милләтен үстерер өчен, телне һәм музыкаль хәзинәне саклар өчен зур хезмәт башкарганын билгеләп үтте.

«Әгәр дә бу балалар барчасы да татар факультетыннан гына булса, исем китмәс иде. Хорга йөрүче студентлар КФУның төрле институтларыннан, төрле һөнәрләр үзләштерәләр. Бу — татар милләтенең каймагы. Хәзерге заманда төнге клублар, компьютерлар киң таралган. Әмма хорчылар милләткә тартыла, телебезне саклый. Алар үзләре дә төрле төбәкләрдән, хорчыларны милли сәнгать берләштерә», — диде Наилә Сабирҗанова.

Самара татарлары Татар халык хорына иҗади уңышлар һәм матур гастрольләр оештырырга дип теләкләр теләде, шулай ук кабаттан үзләренә кунакка чакырып калды.

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/culture/04-12-2019/tatar-halyk-hory-samarada-berenche-tapkyr-kontsert-k-rs-tte-5697979

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X