Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар КВНы туган шәһәрендә

16 июнь көнне Чаллы театрында грандиоз тамаша – Татар КВН уеннары булып узды. Ул КВНны зур дәрәҗәгә күтәрүче шәһәрдәшебез Фәридә Якуб кызы Таштабанова кубогына багышланган танылган шаяннар һәм тапкырлар командаларының ярышы.

Әмма сәхнәдә дуслык, татулык һәм бердәмлек мөһите хөкем сөрде. Вакытсыз арабыздан киткән Фәридә Таштабанова Татар КВНын шулай күрергә теләгән. Командалар остазны күңелләре белән тоеп, аның йөзенә кызыллык килмәслек итеп уйнадылар. 
Зал тулы – аншлаг. Бәйрәмне Татар КВНының Чаллы буенча җитәкчесе, “Әйдә, ШаяРТ”ның баш редакторы Руслан Харисов алып барды. Жюри -  татар юморын тирәннән белгән, кайчандыр үзләре дә КВНда уйнаган, бүгенге көндә төрле өлкәдә хезмәт куючы җитәкчеләр. Алар: шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Нияз улы Хуҗин; Татар КВН мәктәбенә нигез салучы эшмәкәр Айрат Таһиров;  “Оба-на!” КВН командасының капитаны, эшмәкәр Айрат Бәдретдинов; рэпер Шәкүр; Татар КВН лигасының 5 мәртәбә чемпионы, хәзер “Әйдә, ШаяРТ” телевизион проектының җитәкчесе Рамил Агдеев.
Уеннар соңгы вакытта сәхнәдә лидерлыкны бирмәгән Тукай районы командасы чыгышы белән башланып, тоташ ике сәгать җыр, бию, күтәренке кәеф дулкынында үтте. Чаллы данын “Чаллы –Бройлер” һәм яшь “Урбан Татар” командалары яклады. Алар да сынатмады.
“Әйдә, ШаяРТ” телевизион проектыннан яхшы таныш, халык яратып өлгергән Яңа Чишмәдән “5 ХL”, Мамадыштан “Биш бармак”, Мәскәүдән “Понаехали”, “Саба егетләре”, “Зәй збисе”, “Керәшеннәр”, “Мөслим кырмыскасы” командалары да Чаллы сәхнәсенә чыкты. КВН уены сәхнәдә яшь егет-кызлардан алып олы абыйларны, әби-бабайларны да “үрә сикертә”. Татар юморының көлдереп кенә калмый, уйландыра торган булуы да игътибарга лаек.
“Мистер ШТК” исеменә “Керәшеннәр”дән Дмитрий Баранов, “Мисс ШТК”га “5 ХL”дән Айгөл Вафина  лаек булды. Фәридә Якуб кызы кубогын “Зәй әбисе” алып кайтып китте. Җиңүчеләргә спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр дә тапшырдылар. 
Кичә махсус кунак Артур Маузерның саксофонда композиция башкаруы белән тәмамланды. КВНга Фәридә Такштабанованың кызы Диләрә дә чакырулы иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: квн штк