Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Татар кызы» бәйгесе үтте

Кызлар токмач кистеләр, җырладылар, мастер-классларда катнаштылар.

«Эврика» мәдәният үзәгендә 5-8нче сыйныф укучылары арасында «Татар кызы-2023» бәйгесенең финалы узды. «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Чаллы бүлеге, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей һәм «Эврика» мәдәният үзәге оештырган әлеге күркәм чарада барлыгы 11 кыз катнашты.

«Шәһәрдә 1-4 сыйныфларда укучы кызлар өчен «Татар кызы», 9-11 сыйныфтагылары өчен «Ак калфаклы татар кызы» бәйгесе үткәрелә. Ә 5-8нче сыйныфтагы кызлар ничектер читтә калды. Без шул бушлыкны бетерү максатыннан быел беренче тапкыр «Татар кызы» бәйгесе үткәрдек. Кызларыбыз сәхнә теле, җыр-бию, дизайн буенча мастер-классларда катнашытлар. Чигәргә өйрәнделәр, токмач кистеләр. Татар мәгърифәтен үстерүчеләр турында мәгълүматлар алдылар. Республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин җанлы әңгәмә аша аларның татар телен белүләрен бәяләде», – диде «Ак калфак» оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе Фирдүсә Әюпова.

Финалда кызлар милли киемнәрдән иҗади номерлар күрсәттеләр. Әлеге чарага барысы да гаиләләре белән ныклап әзерләнгәннәр. Матур итеп җырлыйлар, очып-очып бииләр. 
Мәгариф идарәсенең милли бүлек башлыгы Наилә Миначева җитәкчелегендәге жюрига алар арасыннан чын татар кызын сайлап алу җиңел бирелмәде.

Кызлар барысы да җиңүче исеменә лаек. Тик җиңүче бер генә була. Бу юлы әлеге дәрәҗәле исемне  62нче мәктәп укучысы Эльмира Фәйзерахманова алды. Ул «Иң җитез кыз» номинациясендә дә җиңде. Эльмира сертификат һәм  диплом белән бүләкләнде.

52нче мәктәптән Азалия Петрова «Иң белемле кыз» дип табылды. «Иң иҗади кыз» номинациясендә – 41нче мәктәптән Сөмбел Нуриева, «Иң зирәк кыз» номинациясендә – 54нче гимназиядән Зәринә Нургалиева, «Иң тыйнак кыз» номинациясендә – 84нче лицейдан Зәринә Миңнегалиева, «Иң уңган кыз» номинациясендә – 18нче мәктәптән Лилия Хөсәенова, «Иң тапкыр кыз» номинациясендә – 55нче мәктәп укучысы Вилена Бикташева, «Иң зәвыклы кыз» номинациясендә – 29нчы гимназиядән Альмира Харисова, «Иң шаян кыз» номинациясендә – 24нче мәктәптән Амелия Нотфуллина, «Иң талантлы кыз» номинациясендә «Адымнар» мәктәбеннән Зөһрә Галиуллина  җиңде. 41нче мәктәптән Сылу Камалова –  «Иң сәләтле кыз». Аңа эшмәкәр Алсу Рәхмәтуллина үзенең махсус бүләген тапшырды. 

Кызлар дипломнар, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрына чакыру билеты, китап, тәрбия дәресләре язылган диск белән бүләкләнделәр.

Милләтебезнең сылу, уңган кызларының киләчәге якты булсын. Мондый кызлары булган милләт беркайчан да югалмас. 

Автор фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

11

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге бала ана капиталы