Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарча сөйләшә торган табиблар әзерлиләр

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей балаларга медицина юнәлеше буенча тирәнтен белем бирә. Бүгенге көндә лицейны тәмамлаган 20 укучы Ижау дәүләт медицина институтының VI курсында укый.

“Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе белән аларны шәһәргә кайтару юнәлешендә эшлибез. Шушы көннәрдә институтны тәмамалаучыларны эшкә бүлү була. Безнең элеккеге укучыларыбыз Чаллыга кайтырлар дип ышанабыз”, - ди лицей директоры Фирдүсә Әюпова.

Бу юнәлештә эш дәвам итә. Күптән түгел, 9-10нчы сыйныфларда укучы 32 бала, химия, биология укытучылары һәм ата-аналар Ижау дәүләт медицина институтында булып кайттылар. Эшлекле очрашудан соң лицей делегациясе зоопаркта да булган.

Фото Яр Чаллы шәһәренең "Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең сайтыннан  алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев