"Чаллы халкы бу сайлауларда да дөрес карар кабул итәр дип ышанам", - диде ул.
Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова бу юлы да шәһәребездә үзенең гражданлык бурычын үтәде. "Мин Татарстаныбызның һәм шәһәребезнең якты киләчәге өчен ГЭС бистәсенең беренче мәктәбендә тавыш бирдем. Барлык сайлау участокларында куркынычсызлык тәэмин ителгән. Сайлаучыларга битлек, перчатка, ручка бирәләр. Шәһәрдәшләребез социаль дистанцияне саклый. Чаллы халкы бу сайлауларда да дөрес карар кабул итәр дип ышанам", - диде ул.
Нет комментариев