Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мәктәпләрендә финанс белеме дәресләре башлана

15 сентябрьдә «Финанс белеме буенча онлайн-дәресләр» көзге сессиясе башлана. Проектта 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук илнең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.

Дәресләр финанс өлкәсендә әйдәп баручы Россия экспертлары катнашында узачак.
"Дәресләрдә укучылар акчалар, кредитлар һәм иминиятләштерү, инвестицияләр, салымнар һәм пенсия тупланмалары өчен финанс инструментлары, шулай ук банк картасыннан ничек куркынычсыз файдалану һәм мошенникларга каршы тору турында беләләр. Моннан тыш, профориентациягә аерым игътибар биреләчәк. Бу белемнәр тормышта кирәк булачак һәм аларны мәктәп эскәмиясеннән үзләштерергә кирәк, - дип билгеләп үтә бүлекчә идарәчесе - Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы башлыгы Марат Шәрифуллин.

Дәресләр өч дәрәҗәдә катлаулылыкка ия. Россия мәктәпләренең, сәгать поясын исәпкә алып, һәр тема буенча дәресләр төрле вакытка планлаштырылган, монда оптималь график сайлау мөмкинлеге бар.

Онлайн-дәрескә сыйныф яки мәктәп һәм көллиятләрдән укучылар төркеме составында гына түгел, өйдән индивидуаль рәвештә дә кушылырга мөмкин. Белемнәрне дәресләрдә яки өстәмә дәресләрдә финанс белеме буенча махсус эшләнгән уеннардан файдаланып тикшерергә һәм беркетергә мөмкин.

Моннан тыш, 22 сентябрьдән өлкән буын өчен финанс белеме буенча онлайн-дәресләр башлана, ә 27 сентябрьдән - өлкәннәр һәм студентлар өчен инвестицион грамоталылык буенча вебинарлар башлана. Алар эфирга 2021 елның 17 декабренә кадәр чыгачак.

Фото: birskpress.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: финансовая грамота