Татарстан республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Гөлзада Рзаева тавышын бирде
Яңалыклар тасмасы

Татарстан республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Гөлзада Рзаева тавышын бирде

«Энергетик»мәдәният сарае җитәкчесе гражданлык бурычын үтәде.

"Сайлау сүзе минем кечкенә чактан колагыма кергән әйбер ул. Элек сайлаулар яз көне була иде,әти-әниләрнең әзерләнгәнен күреп,үзебезнең дә тизрәк сайлауга барасы килә иде. Өлкәннәрнең сайлаудан кайтканын ул чакларда түземсезлек белән көтә идек. Чөнки кытлык заманы,алар нәрсә дә булса алып кайта иде,шуңа әлеге көн күңелгә бәйрәм буларак кереп калган. Бүгендә көтеп алам,бер генә сайлауны да калдырмый катнашам. Бүгенге көнгә килгәндә исә,үзебезнең участокны күзәтеп торам,өлкәннәр генә түгел,яшьләр дә бик актив килә. Күңел моңа сөенә,тик аларга шуны әйтәсем килә, кемне сайлаганнарын,дәүләт киләчәген кем кулына тапшырачакларын аңлап килсеннәр иде",- ди җитәкче.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев