Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда исеме дә, фамилиясе дә, әтисенең исеме дә туры килгән 496 "игезәк" яши

Фамилия, исем һәм атасының исеме туры килү сәбәпле, кешедән башка кешенең бурычын түләтергә дә мөмкиннәр.

Хәзерге вакытта Татарстанда шундый 496 кеше гомер итә, аларның фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм туу датасы тулысынча туры килә. Бу кешенең кредиты булмаса да, шул кешенең счетларыннан акча күчерү мөмкинлеге белән яный, ә счетлар исә вакытында түләнеп барыла, дип кисәтә Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. 
Мондый мәсьәләне оператив рәвештә суд приставлары федераль хезмәтенең рәсми сайты ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Моның өчен "Интернет-кабул итү" сервисында "Мин игезәк!" тамгасын (Я - двойник) сайларга кирәк. Бу очракта территориаль орган хезмәткәрләре кешенең мөрәҗәгатен караячак, тикшерү өчен документлар: паспорт мәгълүматлары, СНИЛС, ИНН сораячаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар