Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга җылы көннәр кайта

Синоптиклар фаразларын ирештерде.

Соңгы вакытта Татарстанда күзәтелгән салкын һава торышын җылы көннәр алыштырачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген республикада болытлы һәм аязучан болытлы булачак. Урыны белән бераз яңгыр көтелә. Һава температурасы төнлә +4..+9, көндез +16..+21 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә төнендә явым-төшем ихтималы аз, шулай да көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Көндез +5..+10 градус булса, көндез һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбе температураның тагын берничә градуска күтәрелүе көтелә. Төнлә һава температурасы +6..+11, көндез +19..+24 градус тәшкил итәчәк.

«Киләсе атна башында, 26-27 июньдә, явым-төшем ихтималы аз. Термометрның терекөмеш баганасы +20..+26 градуска кадәр күтәреләчәк», - диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең якынча фаразында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы