Татарстанда кабат ковид йоктыручылар арта, вирустан ничек сакланып калырга?
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда кабат ковид йоктыручылар арта, вирустан ничек сакланып калырга?

1 атна эчендә 769 очрак теркәлгән.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, республикада ОРВИ, ковид һәм грипп белән авыручылар саны 19 процентка арткан.

– Грипп белән авыручылар – 7, – дип ачыклык кертә Авдонина.

Аның сүзләренә караганда, быел августның салкынча һәм яңгырлы булуы аркасында респиратор инфекцияләр гадәттәгедән иртәрәк башланган: соңгы 8 атнада табиблар авыручылар санының артуын теркәгән. Узган ел бездә гриппның беренче очраклары ноябрьдә булган булса, быел ул сентябрьдә барлыкка килде. Әмма тулаем алганда, Авдонина билгеләп үткәнчә, бернинди куркыныч вазгыять юк: 2023 елның шул ук атнасы белән чагыштырганда, хәзер Татарстанда авыру 15 процентка кимрәк.

– Нигездә грипп булмаган этиологияле вируслар йөри, сезонлы коронавирус өстенлек итә. 1 атна эчендә 769 очрак теркәлгән, бу – алдагы атнага караганда 5 процентка күбрәк. Икенче урында – риновирус. Вазгыять тотрыклы һәм киеренкелек тудырмый. 96% очракта ковид ОРВИ тибы буенча уза, авыр формалары аз. «Омикрон» штаммы йөри, массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр ителә торган «ХЕС»ның яңа подштаммы республикада юк, – дип аңлатты вазгыятьне Роспотребнадзор вәкиле.

Белгечләр ОРВИ сезонында үтәлергә тиешле кагыйдәләр хакында да искәртә. 

ЛОР-табиб Владимир Зайцев сүзләренчә бу чорда күбрәк су эчәргә кирәк. Кеше сыеклыкларны никадәр күбрәк кулланса, вируслар шулкадәр активрак организмнан чыгып китә.

Шулай ук C витамины турында да онытмау зарур. Ул киви, имбирь, кәбестә һәм цитруслыларда бар.  Моннан тыш, организмга минераллар һәм витаминнар китерә торган, шулай ашкайнату системасын чистарта торган яшеллек — укроп, петрушка, салат яфракларын, мөмкин кадәр күбрәк керергә тиеш.

Ә инде төрле препаратларга килгәндә, һич кенә дә үз белдегең белән дәвалау белән шөгыльләнмәскә, салкын тиюнең беренче билгеләре булуга ук табибка мөрәҗәгать иәргә кирәк. 


 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев