Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19ның 36 яңа очрагы расланды

Бүгенге көндә республикада әлеге авыруның барлыгы 4114 йоктыру очрагы теркәлгән

2 969 кеше сәламәтләнде. Дәвалауда 1 133 кеше кала бирә. Оперштаб белдергәнчә, 36 яңа очракның 35 е - элемтә аша йоктырган, берсе - читтән кергән. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана. 

Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан - 19, Яр Чаллы - 6, Нурлат районы - 3, Яшел Үзән районы - 2. Берешәр очрак - Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау һәм Чүпрәле районнарында ачыкланды.

60 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләр арасында 16 кеше чирләп киткән. 50 дән 60 яшькә кадәр - 9 авыру, 7се - 30дан 50 яшькә кадәр, 2се - 18 дән 30 яшькә кадәр һәм 70 тән 80 яшькә кадәргеләр.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев