Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 17 819 тапкыр куелган

Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«28 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 (19 кеше), 30-50 (11 кеше) һәм 70-80 яшь (10 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда — 18, Чаллыда — 12, Яшел Үзән районында 8 очрак теркәлгән. Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар Татарстанның 15 муниципаль берәмлегендә ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 17 819 тапкыр куелган, 14 336 кеше (шулардан 103 кеше узган тәүлектә) терелгән. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев