Татарстанда төлкеләр саны арткан
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда төлкеләр саны арткан

Соңгы вакытларда республика юлларына төлкеләрнең күпләп чыгуы күзәтелә башлаган.

Инде бу кыргый хайваннарның үләксәләре трассада еш очрый, диләр машина йөртүчеләр. Төлкеләр азык эзләп төнлә ауга чыга. Олы юлда автомобиль фаралары аларны сукырайта икән. Шуңа да аларны машиналар бәреп китә.

Төлкеләрнең гадәттән тыш артуын авылда яшәүчеләр дә искәртә. Җирән хәйләкәрләр авылларга килергә дә тартынып тормыйлар. Көпә көндез тавык, үрдәк ише кош котларны урлап китәләр икән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон

Нет комментариев