Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда яшь белгечләрнең һәм яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту процессын гадиләштерәләр

28 июнь көнне #ЖильёМолодымРТ дип аталган икенче республикакүләм туры эфир үтте. Анда төрле онлайн-мәйданчыклардан кушылган меңләгән катнашучы булды.

Программа һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр турында ТРның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, шулай ук министерство, Республика ведомстволары белгечләре, профильле юнәлешләр экспертлары сөйләделәр.
–    Бүген без яшьләрнең торак шартларын яхшырту мәсьәләсе белән актив шөгыльләнәбез. Хәзер исә документлар җыю процессын гадиләштерү проекты өстендә эшлибез. Моннан тыш гаризаны өйдән чыкмыйча гына, башкарма комитетлар һәм ведомстволарга барып тормыйча гына, Дәүләт хезмәте порталы аша гына биреп булачак, – диде Дамир Фәттахов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр