Татарстанга кайчан яз киләчәген әйттеләр
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга кайчан яз киләчәген әйттеләр

КФУ профессоры фаразлары белән уртаклашты.

Синоптиклар фаразынча, иртәгә 16 февральдә һәм шимбә, 17 февральдә иң салкын көннәр булачак. Чаллыда термометр баганалары - 27 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Алга таба җылыта башлаячак, чөнки республикага Атлантик циклон килә. Шимбә автокалада кар явачак, температура көндез -11 градусны тәшкил итәчәк. 

«Чын яз» якынча 30 март – 3 апрельдә киләчәк. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев әнә шундый фикердә. 


һава торшы

Нет комментариев