Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның ирекле мәгълүмати-ресурс үзәге “Добрый край – Игелек җире” республикакүләм конкурсы җиңүчеләре белән өч яклы килешү төзеде

«Добрый край – Игелек жире» конкурсы беренче тапкыр Татарстан Республикасында 2020 елда үткәрелә.

Бәйгенең төп максаты – Татарстанның муниципаль районнарында ирекле (волонтер) үзәген оештыру, аны үстерү. Әлеге волонтерлык эше белән халыкка ярдәм итү, аларны да ирекле хезмәт күрсәтү эшенә тарту. 2020 елда конкурста Бөгелмә, Теләче, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама, Лениногорск, Алексеевск, Нурлат, Чирмешән, Баулы, Әгерҗе районнары һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләре җиңү яулады. 
Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче һәм 3 махсус бүләккә ия булганнар арасында өч яклы килешү төзелде. Болар – Татарстанның ирекле мәгълүмати-ресурс үзәге, муниципаль районның башкарма комитеты һәм турыдан-туры ирекле эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешма. Нәтиҗәдә исә һәрбер ирекле муниципаль үзәккә үз эшләрен башкарырга матди-техник җиһазлар (бизәү элементлары, тарату продукциясе, махсус кирәкле техника һ.б.) тапшырылды, шулай ук өч яклы килешү нигезендә башкарыла торган төрле яклап ярдәм итәргә дигән нигез сүз әйтелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр