Театрга атучыларны тапканнар
Алар икесе дә – 2000 елгы Чаллы кешеләре. Кораллары алынган.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бинасына вандаллар һөҗүм итүе турында кичә хәбәр иткән идек инде.
Бүген пневматик коралдан атучларны табулары мәгълүм булды. Татарстан Эчке эшләр идарәсе хәбәр итүенчә, театрга зыян салучыларны тапканнар һәм токарлаганнар. Алар икесе дә – 2000 елгы Чаллы кешеләре. Кораллары алынган.
Әлеге факт: алдан уйлап кеше милгенә зыян салу буенча җинаять эше кузгатылды. «Тикшерү эшләрен Чаллы прокуратуасы контрольдә тота», – дип хәбәр итте ТР прокурорының матбугат чаралары белән эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
1 июньдә төнлә театр янында яшьләр ял иткән. Алар бинага берничә тапкыр атканнар һәм витраж пыялаларны ватканнар. Бүгенге көндә зыянның күләмен ачыклыйлар. Театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов вандалларны сәнгать аркылы тәрбияләмәкче була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев