Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телекүпер Чаллы һәм Финляндия яшьләрен берләштерде

Үзәк шәһәр китапханәсе Чаллы һәм Финляндиянең татар телле яшьләре арасында Zoom платформасында «Китап укучы яшьләр – милләтнең киләчәге» дип аталган телекүпер оештырды. Китап укучылар белән турыдан-туры элемтәгә Финляндиянең философия фәннәре докторы, китаплар сериясе, ислам һәм татар тарихы турында күп санлы мәкаләләр авторы Рамил хәзрәт Беляев чыкты.

Ул татар диаспорасы тормышы, милли үзенчәлекне саклау ысуллары, Финляндиядә 130 ел дәвамында татарларның дин, тел һәм мәдәниятне ничек саклап калулары турында сөйләде. Бердәмлекне саклап калу, бердәм яшәү өчен Финляндия татарлары яшьләрне телгә һәм дин нигезләренә өйрәтү, китаплар, фәнни конференцияләрдә материаллар нәшер итү белән шөгыльләнә, башка илләрдәге татар общиналары белән тыгыз элемтәдә тора.
Очрашу кысаларында Рамил Беляев скандинавия илендә яшәүче татарларның тарихы һәм язмышы турында үзенең «Финляндия татарлары» китабын тәкъдир итте. Автор китапка элек беркайда да басылмаган архив документлары, фоторәсемнәр һәм дескриптив материаллар кертелүе турында сөйләде. Китапның бер өлеше Финляндия татарларының туган телен һәм динен саклап калуга ирешүен анализлауга багышланган.
Очрашуда «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары редакцияләре вәкилләре, шәһәр язучылары катнашты. Кунак очрашу вакытында бирелгән сорауларга җавап бирде.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр