Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тикшеренүчеләр баш миен яшәртә торган ысул турында әйткән

Даими физик күнегүләр баш миенең яшь үзгәрешләрен шактый киметергә сәләтле булып чыккан. Американың Колумбия университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.

Бу хакта Genetic Engineering & Biotechnology Newsка сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
Тикшеренүчеләр төркеме җитәкчесе Яков Стерн сөйләгәнчә, экспериментта 20 яшьтән алып 67 яшькә кадәрге 132 волонтер катнашкан. Алар алты ай дәвамында атнага дүрт тапкыр төрле спорт төрләре белән шөгыльләнгәннәр.
Нәтиҗәдә, тренировкаларга даими йөрүчеләрнең когнитив күрсәткечләре шактый яхшырган. Аерым алганда, 40 яшьтәгеләрнең баш мие 30 яшьлекләрнеке, ә 60 яшьлекләрнеке 40 яшьлекләр халәтенә туры килгән.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/03/180120/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев