Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәмәке тартуны ничек ташларга

киңәшләр

1. Үзең тартканда, кемнеңдер: «Ташла инде шул тәмәкене! Ташларга кирәк!» – диюен бик авыр кабул итәсең. «Өйрәтмә әле, үзем дә беләм», – дип кырт кисәсең күп вакыт. Күңелдән, юньле нәрсә түгел инде бу, ташларга кирәк дип уйлыйсың үзең. Тик «кирәк» белән «эшләү» арасында аерма зур шул... Күп вакыт бу адымга менә минем кебек «килеп җиттем» дип уйлагач баралар бугай. Әмма соңгы чиккә җиткермәскә кирәк. Артык соң булуы да бар бит.

2. Тартуны ташлыйсы килгән кешегә, шундый ук теләге булган бер иптәш, дус тапса тагын да яхшырак. Бергә җиңелрәк. Болай син үзеңә үзең генә хуҗа: телисең – ташлыйсың, теләмисең икән – яңадан тарта башлыйсың. Икәү булгач, җаваплылык өстәлә. Сез, бергә сөйләшеп, икегезгә бер максат куясыз һәм ул кеше, максатка бару юлында, сиңа таяныч була. Контроль дә! Гел янәшәңдә тормаса да, баш мие бит аның барлыгын онытмый. Кызганыч, минем үземнең андый кешем булмады.

3. Әгәр үзеңнең күңелеңдә, башыңда «тартуны ташлыйм» дигән уй-теләк булмаса, сиңа бер дару да булышмый. Танышлар арасында дару эчеп караучылар, «наклейка» ябыштыручылар булды – ярдәме тимәде.

4. Тартуны ташлаганнан соң иң авыры – бер ел диләр. Беренче ел минем үземә дә бик кыен булды. Бигрәк тә аның беренче өч ае. Бөтен курыкканым, бәйрәм вакытларында, компаниядә утырганда, кешегә ияреп, үзем дә сизмичә тарта башлау иде.

Чыганак: syuyumbike.ru

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев