Яңалыклар тасмасы

«Тор-тор-тор шоу»ны ябалар

«Күңел» радиосының иртәнге программасы тагын 2 атна гына эшләячәк.

"Күңел" радиосының иртәнге программасы вакытлыча эшен туктата. Бу алып баручыларның җәйге отпускларга китүе белән бәйле. Тапшыруны тәҗрибәле радио-алып баручы Ришат Хаҗиев, артист Марсель Мосавиров һәм журналист Гөлинә Госамова әзерли. Алар тыңлаучыларга яхшы кәеф, кызыклы әңгәмәләр, бүләкләр һәм юмор өләшә. 

 «Тор-тор-тор шоу»га быел 1 ел. Моңа кадәр радиода "2+1" дип аталган иртәнге шоу бара иде. Аның авторы Алинә Вәлиева декрет ялында, шуңа тапшыру чыгудан туктады. 

"Тор-тор-тор шоу" сентябрьдә кире эфирга чыгар дип торабыз, әлегә безнең җәйге яллар башлана," - диде тапшыру алып баручысы Гөлинә Госамова.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


радиосвязь

Нет комментариев