Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Торак урыны өчен түләүгә субсидияләрне яңадан рәсмиләштерү башлана

2021 елның 1 апреленнән 2021 елның 30 сентябренә кадәр субсидияләр билгелән гражданнар өчен, 2021 елның 16 сентябреннән яңа чорга торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр яңадан рәсмиләштерелә башлана.

Ул бер ай, 2021 елның 16 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 
Социаль ярдәм чараларын, шул исәптән торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр рәсмиләштерү өчен социаль яклау органнарына шәхси мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк. Гаризаны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында https://uslugi.tatarstan.ru/ бирергә мөмкин.
Социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү нәтиҗәсе - гариза буенча карар - шулай ук шәхси кабинетта урнаштырыла.
Социаль яклау органнарында шәхси кабул итү бары тик электрон чират буенча гына башкарыла.
Социаль яклау органнарына кабул итүгә язылу ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, шулай ук бүлек терминалларында башкарыла.
Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Сезгә электрон рәвештә гариза бирергә киңәш итәбез.
Социаль ярдәм чаралары турында мәгълүматны "кайнар линия" телефоннары аша алырга мөмкин: 71-47-02, 71-49-39, 70-43-54, 71-47-40, 71-80-34, 71-80-35, 70-43-62,70-43-09; 47-46-53, 47-49-11, 47-46-52, 47-49-24, 47-49-27, 53-60-42, 53-60-41. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия