Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төрмәдән чыккан ир-ат тагын ирегеннән мәхрүм ителәчәк

Ул кибеттән хушбуй урлап тотылды.

38 яшьлек ир-ат 62нче комплекстагы кибеттән духи урлап, ишеккә таба юнәлә. Моны күргән сатучылар аны туктатырга тырыша, әмма ул качарга өлгерә. Кибет хезмәткәрләре хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Ир-атны кулга алалар. Аның берничә тапкыр хөкем ителгәнлеге һәм күптән түгел төрмәдән чыкканлыгы билгеле. Аңа карата "урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Урланган духидан "җилләр искән". Ул аны сатырга өлгергән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять