Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркиядә яшәүче милләттәшебезгә сокланмый мөмкин түгел

Әлмәт районының Габрахман авылы кызы хәзер Истанбулда балаларга инглиз теле укыта. Чит илдә яшәп, эшен инглиз телендә алып барса да, ул ана теле - татар телен дә онытмый.

 

Төркиядә яшәүче якташыбыз Ангелина Калтахчян  татар, рус, әрмән, тайланд, төрек, инглиз  телләрен камил белә. Моның өстенә төрле телләрдә бик матур җырлый да ул. Кечкенәдән артист булырга хыялланган, тик әлегә бу теләге тормышка ашмаган. Әңгәмәдәшем башта Тайландта яшәп кайтты. Әлмәт районының Габдрахман авылы кызы хәзер Истанбулда балаларга инглиз теле укыта. Чит илдә яшәп, эшен инглиз телендә алып барса да, ул ана теле - татар телен дә онытмый.

  • Ангелина, татар авылында туып-үскәнсең, татарча матур итеп сөйләшәсең. Ә исемең татарча түгел. Ни өчен шулай?
  • Минем әнием -  бик күп операцияләр кичергән кеше. Аның киселмгән бер генә җире дә юк дисәм  хата булмас. Әле ярый бәхетенә мин туганмын. Әнием йөклелек чорын бик җиңел кичергән: 9 ай буе мин аның карынында  селкенми дә, тыныч кына үскәнмен. Беренче УЗИ малай дип күрсәткән булган, әтием белән әнием Артур дип исем кушарга җыенганнар. Ә кыз туса, әнием Ангелина дип (татарчага мине саклаучы фәрештәм дип тәрҗемә  ителә) кушарга теләгән. 9 ай тулгач, табиблар әнием өчен куркып,  вертолет белән Казанга бала тудырырга алып китәргә җыенганнар. Тик моның кирәге булмаган: мин әниемә авырлык китермичә, җайлы гына дөньяга аваз салганмын. Бала тугач, зур гаиләбездә исем сайлый башлаганнар. Әниемнең бертуганы Гөлүсә апа Зөбәрҗәт исеме кушарга тәкъдим иткән, тик башка туганнар, аларның балалары әниемә: “Зөлфия апа, ул исемне кушмагыз, кызыгызны Зубыржет дип үртәячәкләр”, - дигәч, миңа үзләре теләгән Ангелина исемен биргән.
  • Синең әниең - татар, әтиең әрмән. Мәктәптә русча укыдың. Шуңа да карамастан өч телне дә бер дәрәҗәдә камил беләсең. Кечкенә вакытта өч телне өйрәнү авыр булмадымы?
  • Мин кечкенәдән әнием һәм туганнарым белән - татарча, ә әтием белән әрмән телендә  сөйләштем. Аннары бакчага, мәктәпкә киткәч боларга рус теле дә өстәлде. Фәһимә әбием белән сөйләшкәндә сөйләмгә кайвакыт русча сүзләр дә кушыла иде. Андый вакытта ул: “Кызым, өч телне дә хөрмәт итәргә, камил өйрәнергә кирәк. Син телләрне бутап сөйләшсәң,  барысын да югалтачаксың. Әйтик, татар телен начар белсәң, татар мәдәниятен, тарихын, Татарстанны, туган җиреңне дә, татар булуыңны да онытасың”, -  диде. Шуңа күрә әбине тыңлап, бәләкәйдән өч телне дә яхшы белергә тырыштым. Хәзер, әбием булмагач, татар телен төрек теле белән бутый башладым. Әмма мин татар, әрмән, рус телләрен бер дәрәҗәдә яратам һәм хөрмәт итәм. Хәзер тай, төрек, инглиз телләрен дә яхшы беләм дип әйтә алам.
  • Син кечкенәдән музыка, җыр белән дә җитди шөгыльләндең. Татар телендә матур җырлап, Чаллы татар дәүләт драма театры артистларын да шаккаттырган идең. Шул вакытта бу кыздан талантлы артист чыгар дигән өмет туган иде. Тик син нигәдер чит телләрне өйрәнергә булгансың...
  • Әйе, мин кечкенәдән биергә һәм җырларга яраттым. Теләгем артист булу иде. БДИны уңышлы тапшыргач, документларымны Мәскәү дәүләт университетына, ГИТИСка һәм Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенә җибәрдем. БДИ нәтиҗәләре яхшы булганга бу уку йортларының барысы да мине үзләренә  чакырды. Тик әнием: “Кызым, телләр буенча кит, университетны тәмамлап, җитди һөнәр үзләштер дип минем иҗади һөнәр сайлавымны хупламады.  Кечкенәдән Америка артистлары белән кызыксынганга күрә инглиз телен яхшылап өйрәнеп, киләчәктә Америкага китеп,  үземнең иҗади хыялымны тормышка ашырырмын дип уйладым да, Мәскәү дәүләт университетына укырга киттем. Миңа бәләкәй вакытымда: “Син укытучы булачаксың”, - дигән булсалар да, ул вакытта ышанмас идем. Ә язмыш үзенчә карар кылган - бүгенге көндә мин  Төркиядә балалар укытам. Әмма моңа бер дә үкенмим, чөнки бу минем тормышымдагы үсештә бер баскыч кына. Мин Америкага барып, үземнең хыялларымны тормышка ашырачакмын. Иншәаллаһ, бу көннәрне дә күрергә насыйп булсын.
  • Ни өчен университтетны тәмамлагач та Америкага китмәдең соң?
  • Университетта Азия һәм Африка институты факультетында беренче курста укыганда тайланд һәм инглиз  телләрен өйрәндем. Икенче курста татар теленә якын булганга күрә төрек телен тирәнтен өйрәнергә карар кылдым. Өченче курста укуымны Тайландта – Гонконг университетында тайланд теле һәм әдәбияте факультетында дәвам иттем. Шулай итеп төрек теле  тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп бетмичә ярты юлда  калды... Укып бетергәч, Америкага китү өчен визага документлар җибәрдем. 2 айдан соң да җавап килмәгәч, яз көне Татарстанга кайткач, интернеттан  төрек теле өйрәнү курсларын таптым да, тугандаш телне профессиональ дәрәҗәдә өйрәнү максатыннан Төркиягә барып урнаштым. Аллаһка шөкер, укып телне өйрәндем.  Хәзер ике эштә эшлим. Балалар бакчасында  инглиз теле өйрәтәм,  мәктәптә репетиторлык белән шөгыльләнәм. Үз эшемне бик яратам. Миңа Төркиянең мөселман иле, телләрнең тугандаш булуы бик ошый.
  • Анда кайда яшисең?
  • Торак комплекста 75 кв. метрлы ике бүлмәле фатирны аена 13 мең сумга арендалап торам. Биредә яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Ачык һәм ябык бассейн, хамам, спорт залы бар. Фатир эчендә өр-яңа җиһазлар.  Монда коммуналь хезмәтләр өчен күпме кулланасың, шуның кадәр генә  түлисең.  Истанбулда яшәү белән Россиядәге тормыш дәрәҗәсе җир белән күк  арасындагы аерма кебек.
  • Туганнарыңны, гаиләңне сагынасыңмы?
  • Сагынам, тик кечкенәдән күбрәк берүзем яшәгәнлектән, моңа ияләндем инде. Хәзерге заманча технологияләр, интернет тормышыбызны җиңеләйтте. Вацап, видеоэлемтә, скайп аша сөйләшергә була.  Интернет аша билет алып, теләгән вакытта туган илеңә кайтып килүнең дә бер авырлыгы да юк.  Дөрес, әниемне бик сагынам. Әйткәнемчә, Төркия минем өчен вакытлыча яшәү урыны гына. Аллаһы боерса, Америкага барып, хыялыма ирешсәм, әниемне  дә үземнең яныма алачакмын.
  • Америкага кайчан китәргә җыенасың?
  • Коронавируска бәйле вәзгыять тотрыклангач, бәлки җәйгә Америкага китәрмен.
  • Төркиядә Татарстан һәм татарларга мөнәсәбәт нинди? Андагы милләттәшләребез белән аралашасызмы?
  • Төркиядә Татарстанны да, татарларны да яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Төрек теле татар теленә охшаш диләр. Биредә татар-башкорт оешмасы бар. Без мөмкинлек чыкканда аралашып яшибез, төрле мәдәни чараларда катнашабыз.
  • Төркиядә яшәү рәхәтме? Төрекләр  нинди сыйфатларга ия?
  • Әйе, биредә Президент та, дәүләт тә сәясәтне кешеләрне рәхәт яшәтүне күз уңында тотып, алып бара. Төрекләр ачык йөзле, ярдәмчел халык. Алар һәрвакыт елмаеп йөриләр, ханым-әфәндем дип эндәшеп, гел булышып торалар. Төркиягә берүзең килеп төшсәң дә куркыныч түгел, кыенлыклар килеп чыкса, төрекләр (аеруча татарларны)  кунакларны авыр хәлдә калдырмыйлар.
  • Ә төрек телен өйрәнү авыр булмадымы?
  • Татар теле белән охшаш булганга, төрек телен өйрәнү авыр түгел. Курсларда төрек грамматикасын үткәндә татар теле кагыйдәләре искә төшә.  Хәзер татарча сөйләшкәндә дә төрек сүзләре кушыла. Миңа аларны аеру кыен була башлады. Ә гомумән алганда татарларга төрек телен өйрәнүнең бер авырлыгы да юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев