Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туганлыкның кадерен белеп яшибез!

Туган җир, туган туфрак, туган нигез… Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата.

Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә яисә иткән, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.

Туганнар бердәмлеге байлыктан да кадерле бит ул. Нәсел-нәсәпләрнең очрашып, бәйрәмнәр уздыруын ишеткәч күңелләр сөенә. Безнең дә ямьле җәйге көннәрнең берсендә Минзәлә районының Чулпан авылында Ибатуллиннар һәм Хафизовлар гаиләләренең туганнар очрашуы узды.

Әлеге күркәм чарага җыелган туганнар иң беренче чиратта зиратка кереп чыктылар. Борынгы әби-бабайларыбыз да бит: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!» дигән. Мәрхүм булган туганнарыбыз истәлегенә догалар укылды, бөтенесе дә җылы сүз белән искә алынды. Зираттан кайтышлый, туганнар Чулпан авылының челтерәп аккан көмеш сулы чишмәсенә дә тукталды. Аның суы бөтен авырудан шифа бирә, тәнгә сихәт һәм дәрт өсти. 

Соңыннан очрашу төп йортта, әти-абыйларның туган нигезендә, инде мәрхүм булган Раббани бабабыз Ибатуллин йортында дәвам итте. Туганнарыбыз әзерләнеп кайткан – өстәлдәге сый-нигъмәттән исең китәрлек иде. Күркәм очрашу әнә шулай буыннарның аралашуы, ерак бабалары, әбиләре турында хатирәләрне барлавы белән җылы мөхиттә дәвам итте. Әйе, буыннарыбыз чылбыры өзелми: туганнар, якын итеп, Чаллы, Түбән Кама, Тукай, Минзәлә районы, Актаныш, Сарман якларыннан килгәннәр. Алар барысы да очрашуны оештырып йөргән Ирек абый Хафизов гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

«Хәзер бит халык туганлыкны онытты: акча дибез, эш дип чабабыз, интернет колларына әйләнә барабыз... Кунакка йөрешү дигән әйбер дә юкка чыга бара. Шуңа да мондый очрашуларны ешрак уздырып, безне дә искә алып торучы балалар, оныклар калдырырга тиешбез», – дип фикерләре белән уртаклашты әтиле-уллы Рафаис белән Илшат Ибатуллиннар.

Очрашуга кайткан иң өлкән абыйларыбыз күптән җиденче дистәләрен вакласа да, иң кечкенә туганыбызга 1 яшь тә юк иде әле. Менә шулай, һәр нәсел вәкилләре үзләре белән таныштырып үтте, кемнең кайда яшәве турында сөйләде. Әнә шулай кардәшләребез ямьле ихатада тезелеп киткән өстәлләр янында тәмле, кайнар ризыклар белән сыйланып, бер-берсе белән рәхәтләнеп сөйләшеп озак утырдылар.

Бу нигезгә җыелган һәр буын вәкилләре исән-сау булсын, нәсел-нәсәп очрашулары шулай дәвамлы булсын иде дигән теләктә каласы килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев