Тукай районы хакимияте бинасына тикшерү белән килделәр
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы хакимияте бинасына тикшерү белән килделәр

Иртәдән бирле тентү уза.

Тентү вазифаи вәкаләтләрне арттыру турындагы җинаять эше кысаларында уздырыла. Урында икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге белгечләре эшли. Алар милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы документларын өйрәнә. 

Чыганак мәгълүматлары буенча, Тукай районында җир кишәрлекләрен сатканда закон бозуга юл куйганнар.

Мәгълүмат Татар-Информ сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять тукай районы

Нет комментариев