Тукай районында бер бала муенын кистерә язган
Бу очракны хокук сакчылары тикшерә.
Тукай районының Иске Гәрдәле авылында чактан гына фаҗига булмый кала. Күзләре начар күргән малай велосипедында барганда урам аша сузылган тимерчыбыкка бәрелеп имгәнә, муенын сыдыра. Әти-әнисе аны тиз арада травмпунктка алып бара. Соңрак бу хакта социаль челтәрләргә язып чыга. Әлеге очрак хакында хәбәр прокуратура хезмәткәрләренә дә барып ирешә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, урам аша тимер чыбыкны законсыз рәвештә сузганнар. Очракның нечкәлекләрен районның полиция бүлеге тикшерәчәк. Нигезләмәләр булганда гаеплеләргә карата тиешле чаралар күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев