Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында бер кешегә эт ташланган

Хайван тешләсә, кем җаваплы?

"Ильбухтинода кемнең эте йөри? Муенчагы бар. Әти-әниләр участогына кереп, әнине тешләде!"– дип зарланып яза шәһәрдәш социаль челтәрләрдә. 

Эт ишегалдына ук кергән. Өйдән чыксаң, ташлана икән. Йортта яшәүчеләр куркуларыннан чыкмыйча утырырга мәҗбүр булган. Ахыр чиктә урынга коткару хезмәтен чакыртканнар. Әмма алар этне алып китмәгән. Коймага гына бәйләп куйганнар. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел Новотроицкида да бер эт 3 яшьлек баланың борын тирәсен тешләгән иде. Ул вакытта да этнең хуҗасы булуы ачыкланды. Әлеге вакыйга турында бөтен Татарстан сөйләде. Табиблар сабыйның тешләнгән урынын тектеләр, котыру чиреннән уколлар ясадылар. Медицина ярдәменнән тыш, балага психологик ярдәм дә кирәк булды. Әтисе Руслан Шакиров урамда бәйсез йөрүче этләргә игътибар итүләрен сорап, җирле хакимияткә мөрәҗәгать итте.  

Юристлар белдерүенчә, мондый очракта хайванның хуҗасын табарга кирәк. Иң беренче чиратта ул аның өчен җаваплы. Хайван аркасында зыян салынган очракта, хуҗасына 80 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки ярты елга кадәр арест яный. Хәтта җинаять эше дә кузгатырга мөмкиннәр. Чөнки закон буенча, хуҗалары этләрен муенчык һәм борынчык белән йөртергә тиеш. Сукбай этләр өчен җирле хакимият җаваплы. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сукбай этләр