Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында баланың коега егылып төшүендә кем гаепле?

ТР Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты.

Исегезгә төшерәбез, аянычлы хәл 26 декабрьдә Иске Җырыклы авылында булды. 8 яшьлек малай дуслары белән таудан шуганда су башнясы коесына егылып төште. Аның тирәнлеге 2 метрдан артык. Бәхеткә, бала исән. Ул төрле тән җәрәхәтләре алды. 

Тикшерүчеләр белдерүенчә, гаеп “Тукай су каналы” предприятесендә. Аның хезмәткәрләре, проблеманы белә торып, коены ачык килеш калдырган. Җитмәсә, территорияне дә уратып алмаганнар.  

Әлеге очрак хәзер РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин күзәтчелеге астында. Җинаять эше кузгатылды. Вакыйга сәбәпләрен ачыклау максатыннан тикшерү эшләре бара. 

Искәртергә кирәк, малайның әнисе дә җаваплылыкка тартылды. Тукай районы прокуроры Айрат Галимәрданов әйтүенчә, аңа баласын тиешенчә дәрәҗәдә карамавы өчен административ протокол төзелде. 

"Чаллы ТВ" фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала