Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында пенсионерны үтергәннәр

Канлы вакыйга Авлаш авылында булган.

Тукай районының Авлаш авылында канкойгыч җинаять кылынган. 83 яшьлек пенсионерны пычак белән кадап үтергәннәр. Аның мәете дустының йорты янындагы участокта табылган.

Үзебезнең мәгълүматларыбыз буенча, дуслар төне буе спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Бер мизгелдә бәхәс чыккан һәм ул фаҗига белән тәмамланган. Ир-атның тәнендә очлы әйбер белән кадалган яралар ачыкланган. Җинаять урынында корал табылмаган, кан эзләре юылган.

Авылдашлары әйтүенчә, ир-ат сәламәт булган. Аның хатыны һәм балалары калган. 

Мәрхүмне авылдашлары уңай яктан гына бәяли. Ул бәйрәмнәрдә генә спиртлы эчемлекләр эчкән. 

Җинаять кылуда шикеле кеше кулга алынды. Тукай районы суды аны 2 айга СИЗОга җибәрде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять үлем китем