Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукайдан кире - Актанышка. Җитәкче эш урыныннан китте

Тукай районында Илфак Бариев 2019 елдан бирле эшләде.

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев, яшәү урынын үзгәртү сәбәпле, эш урыныннан китте. Бүгенге көннән җитәкче Актаныш муниципаль район хакимиятендә Башкарма комитетның эшләр идарәчесе вазыйфаларын башкарачак, дип хәбәр итә https://aktanysh-rt.ru.

Кыскача белешмә:

Илфак Шамил улы 1972 елның 20 октябрендә Актаныш районы Зөбәер авылында туган. 1995 елда Казан дәүләт педагогия институтын (география һәм биология укытучысы,), 2015 елда Казан (Идел буе) федераль университетын (җирле үзидарә органнарының халык белән хезмәттәшлеге: заманча технологияләр) тәмамлый.

Хезмәт юлы:

19.08.1996 география укытучысы, Иске. Кормаш урта мәктәбе.
11.01.2006 география укытучысы, тәрбия эше буенча директор урынбасары, Актаныш урта мәктәбе.
15.10.2012 Татарстан Республикасы Актаныш районы Актаныш авылының социаль һәм мәгърифәт эше бүлеге башлыгы.
21.09.2015 Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары
10.10.2018 Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Актаныш муниципаль районы Советы Рәисе урынбасары
26.08.2019 Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
08.2019 Г. Тукай муниципаль районы Башлыгының инвестицион проектларны үстерү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе.
09.2019-2023 елның 7 ноябренә кадәр Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев