Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туристлар Россиягә коронавирусның яңа төрен алып кайткан

Ул 10 кешедә ачыкланган.

Россиядә коронавирусның яңа штаммын - «пирола» төрен ачыкладылар. 

ТАСС ведомствосы белдерүенчә, 7 очрак Санкт-Петербургта һәм 3се Мәскәүдә ачыкланган. Әлеге вирусны Турция, Германиядә ял итүче туристлар алып кайткан дигән фикердә белгечләр. 

"Пирола" штаммы коронавирусның башка төрләреннән артык аерылмый. Әмма беренче көннәрдә үк тән температурасы 38кадәр күтәрелә, ди табиблар. Шулай ук баш авырта, сулыш алу кыенлаша, борын тыгыла, ютәл барлыкка килә. Кайбер кешеләрнең күңеле болганып, диарея да күзәтелергә мөмкин. Бу авыруга ис-тәм сизмәү дә хас. 

Шуңа күрә табиблар саклык чаралары күрергә, җәмәгать урыннарда битлекләр киеп йөрергә киңәш итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев