Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туристларны алдаган блогер Илүсә: «Үземне кая куярга да белмим!»

Зыян күргән кешеләр алдында ул гафу үтенде.

Дубайга очсыз путёвкалар сатып 900дән артык кешене төп башына утырткан ирле-хатынлы блогерлар Илүсә һәм Раушан Миңнегалиевлар тагын игътибар үзәгендә. Илүсә зыян күрүчеләр алдында гафу үтенде.  

"Безнең белән килеп чыккан хәл бөтенебезне дә физик яктан да, мораль яктан да бетерде. Беренче итеп безгә теләктәшлек белдереп торучыларга рәхмәтемне әйтәсем килә. Аннары бөтен кешедән дә кичергәннәрегез, какшаган нервларыгыз, күз яшьләрегез, көткән һәм барып чыкмаган ялыгыз өчен гафу үтенәм.

Проектыбызны башлаганда бернинди дә начар уйлар булмады. Гомумән, шулай тәмамланыр дип күз алдына да китермәдек. Ихластан бөтен кеше өчен борчылам. Хәтта миңа язган һәрбер хәбәрне йөрәгем аша үткәрәм. Сезнең белән кайгырам. Елыйм. Әйе, чарасызлыктан нәрсә эшләргә белмәүдән елыйм. Үземне кая куярга да белмим", – дип сөйли блогер. 

Блогерлар турында "Шәһри Чаллы" газетасында чыккан материаллар:

Чаллы гаиләсе Дубай блогерларын мошенниклыкта гаепли

Блогер Илүсә Миңнегалиева: «Без хәзер урамда калдык!»

Җырчы Гүзәлем путёвка сатучы Дубай блогерлары турында

Блогер Динә Вәлиева: «Илүсә – марионетка ул»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев