Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уфада «Ике аккош» республика музыкаль конкурсының Гала-концерты узачак

Фестиваль Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева һәм БАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышлана.

4 декабрьдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә «Ике аккош» республика музыкаль конкурсының Гала-концерты була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева һәм БАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышлана.

  • «Ике аккош» – 2012 елдан башлап үткәрелә торган конкурс-фестиваль. Ул ике номинациядә: «Инструменталь башкару» һәм «Вокал» буенча үтә. Конкурста үзешчән башкаручылар катнаша.

Вокалчыларның һәм инструменталистларның башкару осталыгын компетентлы жюри бәяли. Алар арасында Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Тимербаев, филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина Хәлиуллина һәм башкалар бар.

Чараны Башкортстан Мәдәният министрлыгы, «Башкортстан халыклары Ассамблеясе», Башкортстан халыклары дуслыгы йорты, республиканың Авыргазы һәм Чишмә районнары муниципаль районнары хакимияте ярдәмендә «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.

Гала-концертта конкурста җиңүчеләр һәм танылган артистлар, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатын яратучылар чыгыш ясаячак. Кичәнең махсус кунагы - популяр «Бәхетле» төркеме.

Концерт 19.00 сәгатьтә башлана. Филармония фойесында күргәзмә оештырыла

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/culture/02-12-2019/ufada-ike-akkosh-respublika-muzykal-konkursyny-gala-kontserty-uzachak-5697454

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев