Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Украинада барган махсус операциядә Чаллыдан Руслан Филатов һәлак булган

46 яшьлек Руслан Владимирович Филатов шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариатыннан җибәрелгән иреклеләр отрядында була.

Әйтергә кирәк, Руслан Владимирович 90нчы елларда ук Төньяк Кавказда барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Аның исеме «Ватан-ана» мемориаль комплексы буенда мәңгеләштереләчәк.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов Руслан Владимирович гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашалар. Җирләүне оештыруны Чаллы шәһәре башкарма комитеты үз өстенә ала. 

Руслан Филатовның һәлак булуы хакында биредә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев