Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучылар да сайлады

Дәүләт Думасына сайлаулар белән беррәттән шәһәребезнең 66 мәгариф учреждениесендә укучылар арасында да сайлаулар узды. Анда 1-11нче сыйныф егет һәм кызлары мәктәп советына спикерлар өчен тавыш бирде. Балалар да өлкәннәр кебек, сайлау алдыннан үз программасын яклады.

50нче мәктәптә, мәсәлән, өч кандидат спикерлыкка дәгъва кылды. Һәр укучы кандидатларның программасы белән танышты. Булачак спикерлар бию кичәләре оештырырга, КВН командасын булдырырга, шимбә көннәрендә ирекле формада йөрүне кертергә вәгъдә бирде. Балалар да әлеге сайлауларда бик теләп катнашты.
«Без сайлауларга ел саен киләбез, үзебезгә ошаган кандидат өчен тавыш бирәбез. Безнең тавыш бик мөһим, чөнки алга таба кем үтәчәген үзебез хәл итәбез», – диде укучылар.
Әйтергә кирәк, бу сайлаулар өлкәннәрнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмады. Комиссия әгъзалары мәктәп мөхере белән бюллетеньнәр дә, аларны салу өчен савытлар да, кереп тавыш бирү өчен кабинкалар да әзерләгән иде.
«Бездә барлыгы 966 укучы белем ала. Сайлалуларга шуларның 815 килде. Кандидат арасыннан, иң күп тавыш җыеп, Алсу Шакурова җиңүче дип табылды. Агымдагы уку елында ул мәктәбебезнең спикеры булып торачак. Шулай ук ул укучыларның шәһәр советы составына да керәчәк», – диде мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Низамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау