Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучыны эшкә алсаң - дәүләт субсидия бирә

Аның күләме 63 мең 400 сум.

Мәктәп укучыларын һәм студентларны эшкә алган предприятиеләргә субсидия биреләчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте. Бу бюджетка карамаган һәм муниципаль булмаган предприятиеләргә кагыла. 

- Субсидия 16 яшьтән 30 яшкә кадәр яшьләрне, 2023 елдан мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларны, гражданлыклары булмаган кешеләрне, Украина качакларын эшкә алган очракта бирелә. Быел ул 16 яшьтән 18 яшькә кадәр егет-кызларны эшкә урнаштырган өчен дә күчереләчәк. Субсидиянең күләме - 63 мең 400 сум. Ул өлешчә хезмәт хакын түләүгә тотылачак, - ди Татьяна Быданова.

Бер эшче өчен 63 мең 400 сум каралган. Аны алу өчен укучыларны һәм студентларны эшкә июнь аеннан августка кадәр урнаштырырга кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия укучылар хезмәт мәшгульлек