Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Унике яшьлек бала мошенниклар кулына эләккән

Башкортостанда август азагында полициягә Благовещен шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Хатын үзе өйдә булмаганда мошенниклар аның 12 яшьлек кызын алдаган.

Башкортостан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, билгесез ханым, өй телефонына шалтыратып, кызга әнисенең авариягә эләгүен хәбәр иткән. Хәзер дәвалау өчен бик күп акча кирәк, дигән. Мәктәп укучысы өйдә акчаның кайда саклануын белгән һәм, әнисе өчен борчылып, курьерга 700 мең сумнан артык акча биргән.

Тәртип сакчылары мошенниклыкка катнашы булган кешене ачыклый алган. 17 яшьлек Уфа егетенә «җиңел» акча эшләргә танышы тәкъдим итүе ачыкланган. Кирәкле сумманы алып, аны банкомат аша күчерергә кирәк булган. Егет тәкъдимгә ризалашкан.

Егетнең танышы полиция бүлегенә китерелгән инде. Аның мошенниклык кылуның тагын өч фактына катнашлыгы билгеләнгән. Балигъ булмаган егет үз гаебен таныган. Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев