Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

Яңа шәһәрнең 7/07 йорты каршында тантаналы төстә яңа футбол мәйданчыгы ачылды. Чарада шәһәр советы депутаты Эдуард Фәттәхов, Үзәк районы башлыгы урынбасары Алексей Тарабукин, «Электротехниклар» идарә итү компаниясенең вәкилләре катнашты.

«Элеккеге футбол кыры бик иске иде», – ди шәһәрдәшебез Айдар Сөләймәнов. Ул 11нче сыйныфта белем ала, футбол белән мавыга.
– Егетләр белән мондый футбол кыры турында күптәннән хыялландык, чөнки элеккегесе бик таушалган, коймалары тишек, уйнарга уңайсыз иде.  Ниһаять, матур, төзек, заманча мәйданчыклы булдык.  Иң мөһиме, җәй көне монда пляж волейболы да уйнарга була. Шулай ук футбол, баскетбол уйнар өчен дә мөмкинлекләр булдырылган, – ди ул.
Футбол кыры территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Дөррия Ризатдинова башлангычы белән барлыкка килде. Ул аны территорияне төзекләндерү буенча җиңгән шәһәр Гранты һәм идарә итү компаниясе акчаларына ясатты.
– Кырны бик тиз ясадылар, минем өчен материалларның сыйфатлы булуы бик мөһим иде. Шуңа күрә үзем тикшереп карап йөрдем, – ди Дөррия Вәгыйзовна.
Кырның өслегенә ком җәелгән, коймалары яхшы, ныклы материалдан ясалган. Керү урыны да бик үзенчәлекле.
Чараны ачуда катнашкан Пенсия фондының Чаллы бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттәхов хезмәттәшләре белән үзе дә футбол уйнарга ярата. Аларның хәтта үз командалары да бар.
– Кечкенәдән ук футбол уйнап үстем. Бу уенга мәхәббәт шушы мәйданчыклардан башлана. Алар, әлбәттә, бик кирәк. Балаларны футбол берләштерә, аларны начар юлдан тыеп кала, дөрес юнәлеш бирә, – диде Эдуард Рафаилович. – Безнең ПФР командасы быел югары лигага чыкты. Бу бик яхшы күрсәткеч. Спорт – ул тормыш.
Тантана «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты артистларының концерт программасы белән үрелеп барды. Шулай ук 7/07 йортының актив хуҗаларына рәхмәт хатлары да тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт мәйданчыгы