Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урамнар кардан 3 тәүлек эчендә чистартылырга тиеш

Чаллы урамнарыннан барлыгы 81,7 мең куб кар чыгарылды.

Чаллы урамнарын кардан чистартырга «Автомобиль юллары предприятиесе»ннән 100дән артык техника һәм 90 эшче чыкты. Бу хакта бүген хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

«Төнлә дә эш туктап тормый. Кар ява башлаганнан бирле 81,7 мең  куб кар чыгарылды. Идарә  итү компанияләрендә 1042 кеше һәм 42 техника эшли», – диде ул. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Башкарма комитетка юл хезмәтләре һәм идарә итү компанияләренең эшен контрольгә алырга кушты. Ул төнге бердә командировкадан кайтканда «Автомобиль юллары» предприятиесе эшен үзе караган. 

“Ял көне кар күп яуды. Кыш көне бу табигый күренеш. Өстәмә техника җәлеп итегез, кар норматив вакыт эчендә чистартылырга тиеш. Җәяүлеләр юллары да һәрвакыт чиста булсын. Төнге сменадагы эшне дә карагыз. Пәнҗешәмбе тагын кар явуы көтелә. Без, заказчылар, эш башкаручылардан сыйфталы эш таләп итәргә хокуклы. Урыннарга чыгыгыз, административ ресурсны кушып, эшне тиешенчә башкаруны таләп итегез”, – дип кисәтте шәһәр башлыгы. 

Норматив буенча, Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре карны 3 тәүлек эчендә чистартырга тиеш.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кар чистарту