Урманда югалган 43 яшьлек хатын-кызны һаман таба алмыйлар
Соңгы тапкыр аны күршеләре 28 июньдә күрә.
Екатерина Топол (Клементьева) 28 июньдә “Орбита-2” бакчачылык ширкәте яны урманында югала. Нәкъ шул көнне ул шәһәргә кайтырга тиеш була. Әмма кызына шалтыратып, аны кемнеңдер күзәтүе хакында әйтә һәм урманга таба йөгерә. Шул вакыттан бирле Екатерина Топол турында бернинди хәбәр юк. (Бу хакта без http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyda-urmanga-kackan-xatyn-kyzny-ezlilar яздык)
Ял көннәрендә 30 волонтёр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм хокук сакчылары югалган шәһәрдәшне “Орбита-2” яны урманында эзләде. Нәтиҗәсез.
17 сентябрьда волонтёрлар Екатерина Тополны эзләүне дәвам иттерәчәк. Бу юлы алар урманга каршы якны карап чыгарга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев