Утны ярма белән дә сүндерергә мөмкин
Фатирда янгын чыккан очракта нишләргә ? Белгеч аңлатты
Яр Чаллы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш алып бару бүлеге Яңа ел бәйрәмнәре вакытында социаль яктан куркыныч хәлдә булган, балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез һәм имин булмаган гражданнар белән аңлату эшләре алып барачак.
РФ янгынга каршы режим кагыйдәләре буенча мондый кешеләр яшәгән һәм янгын сигнализациясе системасы белән тәэмин итү мөмкин булмаган фатирларда, шәхси йортларда төтен чыгуы турында сигнал бирүче автоном җиһазлар урнаштырылырга һәм алар төзек булырга тиеш.
Фатирда янгын чыккан очракта түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
1. Ут электр җиһазлары яки электр чыбыгыннан чыкса, счетчикны аерыгыз. Янгынны су белән түгел, юрган каплап сүндерегез. Сак булыгыз – телевизор шартларга мөмкин, шуңа күрә аның янында тормагыз.
2. Газ плитәсендәге ут пәрдәләргә яисә сөлгеләргә капса, кулыгызга юеш сөлге, чүпрәк урап утны сүндерегез. Зур булмаган ялкынны ярма, тоз яки кер юу порошогы сибеп сүндерергә була.
3. Янгын сүндерүчеләргә стационар телефоннан 01, кәрәзле телефоннан 101 яисә 112 номерларын җыеп шалтыратыгыз. Аларга адресыгызны, шалтырату сәбәбен һәм өегезгә таба иң кыска юлны әйтегез.
4. Тиз арада өйдән чыгып китегез. Чыгып булмаса, бер бүлмәнең ишек, тәрәзәләрен төтен кермәслек итеп юеш чүпрәк белән каплагыз. Фатирда иң куркынычсыз урын – балкон. Тик аның ишеге ныгытып ябылган булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев