Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзбәкстанда КФУ филиалы ачылды

Бу университетның беренче чит ил филиалы.

Ачылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм премьер-министрның ягулык-энергетика һәм химия тармакларын үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары, Үзбәкстан энергетика министры Журабек Мирзамахмудов катнашты.

Үзбәкстан Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы студентлары машина төзелеше, геология, программа инжинирингы, икътисад, мәгълүмат системалары һәм технологияләр, менеджмент, лингвистика, биомедицина өлкәсендә фармация һәм журналистика белгечлекләрен үзләштерәчәк. 

«Бу филиалның нәкъ менә Үзбәкстан Республикасында ачылуы символик мәгънәгә ия. Безне күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек традицияләре бәйли, ул соңгы елларда тотрыклы рәвештә ныгый. Әлеге филиал ярдәмендә яшьләрнең үз иленнән читкә чыкмыйча да, яхшы шартларда һәм әзерлекнең төрле юнәлешләре буенча югары сыйфатлы белем алу мөмкинлеге булачак», - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Чит илдә филиал ачу Татарстан белгечләренең фәнни-мәгариф процессларын үсүенә мөмкинлекләр ача. Моннан тыш, КФУның беренче чит ил филиалы студентларны хәзер Казан, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә генә түгел, ә Джизакта да кабул итәргә мөмкинлек бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф