Вадим Захаров өченче тапкыр әти булды
«Өченче кызыбыз дөньяга аваз салды», – дип язды ул социаль челтәрләрдә.
Татарстанның халык артисты Вадим Захаров гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Аның хатыны Лариса өченче кызын тапты. Захаровлар гаиләсендә хәзер өч кыз. Җырчы Ульяна, Ильяна исемле кызларының сеңелләренә Лиана исеме кушарга теләвен әйтте.
Фото социаль челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев