«Вафат булган туганыбызның банкта акчасы калды. Акчаны ничек алырга?»
Сорауларга Тукай районы прокуратурасы белгечләре җавап бирә.
– Якын туганыбыз вафат булды. Аның банктагы счетында акча калды. Аны ничек итеп һәм кайчан алып була?
– 438нче федераль законга (18.11.2022 елгы) кайбер үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда хәзер ФНС банкларга 2 көн эчендә гражданнарның үлеме турында мәгълүмат бирәчәк.
Банклар, мондый мәгълүматка ия булып, үлгән кешенең барлык операцияләрен тиешле счетлар буенча туктатачак. Тик бу акчалар белән вафат/һәлак булучының якыннары/мирасчылары 6 айдан соң гына идарә итә алачак.
Гамәлдәге законнарга кертелгән үзгәрешләр банкларның үлгән клиентлары акчасына законсыз гамәлләр кылу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән. Әлеге үзгәрешләр 2023 елның 18 маенда үз көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев