Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакцина ясаттыгызмы?

«Коронавирус бик куркыныч авыру. Аннан бары тик вакцина ясатып кына котылып калырга мөмкин. Шулай да кайберәүләр моны әле һаман да аңлап бетерми», – ди белгечләр.

Шәһәрдәшләребез бу хакта ни уйлый икән? Алар әле вакцина ясатканмы?
Рәзинә Насыйбуллина, 69 яшь, пенсионер:
– Прививканы яз көне ясаттым. Спутник Vның ике компонентын да яхшы кичердем, температурам да, башка симптомнарым да булмады. Бу начар икән, чөнки организмның вакцинага карата реакциясе булырга тиеш, ә минеке аны сизмәде дә булып чыга. Табиблар моны башка дарулар куллану белән бәйле диделәр. Әгәр мин өйдә генә утырсам, аны бөтенләй ясатмаган булыр идем. Ә миңа кызларым янына, Мәскәүгә яисә Казанга барырга туры килә. Прививка ясатсам да, саклану чараларын күрәм: маска киям, кешеләр күп җыелган җирдә йөрмим. Ярты елдан ревакцинация ясатырга кирәк диләр, анысына, бәлки, бармам.
Ирем дә минем белән бергә ясатты, аның беренчесеннән реакциясе булмады, икенчесеннән соң әз генә температурасы күтәрелде. Бу организмның нормаль реакциясе, ул шулай булырга тиеш тә. Прививка ясаткач, ирем битлек тә кими, үзен бик иркен тота, вакцина саклый дип уйлый.
Светлана Федорова, 42 яшь, ландшафт дизайнеры:
– Прививканы март-апрель айларында ясаттым. Ни өчен яз көне? Чөнки бу вакытта минем эшем башлана. Былтыр җәй көне коронавирус белән чирләдем, аны йорт хуҗаларыннан йоктырдым дип уйлыйм. Быел исә моны булдырмас өчен, алдан саклану чараларын күрдем, яңа эш сезонына ныклап әзерләндем. Спутник Vның беренче компонентыннан соң кичен әз генә температура күтәрелде, икенчесен бөтенләй сизмәдем. Прививкадан соң берәр ай иреккә чыктым: битлек кимичә йөрдем. Аннан соң эшли торган йортның хуҗасы прививкадан соң каты чирләгәне турында сөйләгәч, яңадан саклану чараларын күрә башладым, вакцинаның йөз процент чирдән саклый алмаганына инандым.
Әти-әниләрем дә ясатты, алар да әйбәт кенә кичерделәр. Курыкмыйча Соль-Илецкида ял иттеләр, тиздән диңгезгә барырга җыеналар. Энемә эше буенча Россиянең төрле шәһәрләрендә йөрергә туры килә, ул да, хатыны да вакцина ясатты. Прививкага ышаналар, бүгенге көндә гаиләсе белән Севастопольдә ял итәләр.
Минемчә, вакцина ясатырга кирәк, чөнки илдә вәзгыять көннән-көн катлаулана бара.  
Сәрия Гарипова, 46 яшь, журналист:
– Прививка ясатырга кирәк дигән уйга күптән килдем. Кышын еш чирләдем, сәламәтлегем ныгысын дип көттем. Җәйгә калдырдым, чөнки бу вакытта саф һавада еш буласың, витаминнар күп ашыйсың. Туганнарым да җәй көне ясатты, алардан сораштым, алар белән киңәшләштем, вакцина ясатырга кирәк дигән карарга килдек.
Минемчә, бу чирне туктатуның бердәнбер чарасы – прививка ясату. Мин аңа ышанам. Ясатканчы, нык дулкынландым, ничек кичерермен дип курыктым. Спутник Vны сайладым, ул безнең илдә җитештерелә, аның нәтиҗәле булуына ышанам.
Ике компоненттан соң да температура 37,5 кадәр күтәрелде. Төнлә тәнем, билем авыртты, буыннар сызлады. Болай буласын алдан ук сизгән идем, шуңа күрә артык борчылмадым, мөһим эшләр башкармадым, тыныч кына яттым.
Прививка ясаткач, үземне психологик яктан тынычрак тота башладым. Олы яшьтәге туганнарыма курыкмыйча барам. Битлекне киям, чөнки кибетләрдә, оешмаларда моны таләп итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка коронавирус