Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Винарис Илъегет ни өчен ялгыз булуын әйтте: "Чөнки мин..."

“Гадәттә ир баланы әни, кыз баланы әти кеше якын итә, диләр. Ә безнең гаиләдә бар да киресенчә булды. Әни яратмады димим, әни дә яратты мине. Ләкин әти әнидән дә катырак ярата иде кебек. Әти өчен мин барысы да идем. Ул мине бик иркәләде, һәрчак яклап килде. Без аның белән гел бергә булдык. Шуңа күрә дә мин иркә бала булып үстем. Көннәрдән бер көнне әти китте. Ул үлгәч мин үземне ятим калган кебек хис иттем. Әйтерсең җанымның бер өлешен тартып алдылар. Шуннан соң әнигә тагын да ныграк якынайдым. Хәзер минем өчен әнидән дә кадерлерәк кеше юк бу җир йөзендә”, дип сөйли Винарис әнисе турында

– Казанда әниең белән бергә яшисезме?
  – Юк, үзем генә торам. Әнием Яшел Үзән шәһәрендә яши. Хәмдүнә Тимергалиева үз төркеменә эшләргә чакыргач, 2001 елны Казанга күченеп килдем. Әти-әни Пермьдә калдылар. Күп еллар Хәмдүнә апада эшләдем. Пермь-Казан арасы ерак, гел кайтып йөреп булмый. Әти белән әнине озак күрмичә дә тора алмыйм. Шуннан соң 2007 елда алар үзләре Яшел Үзәнгә күченеп киләсе иттеләр.
  – Әниең янына еш кайтасыңмы?  
 – Еш кайтам, сагынам чөнки. Әти-әнине исән чакта кадерләп калырга кирәк. Гомер кыска. Әтине югалтканнан соң шуны аңладым. Буш вакытым булган саен әнием янына ашыгам.  

Ә туган якларыңа?  
 – Пермьгә сирәк кайтыла. Туганнар, дуслар белән телефон аша аралашып, хәл белешеп торабыз. Әнием яңа ел бәйрәмнәрендә Пермьгә кайтырга җыена. Ак көнләшү белән көнләшәм. Бөтен эшемне ташлап, аның белән туган якларга кайтып китәсем килә. Бәлки шулай итәрмен дә…
    – Винарис, син ни өчен ялгыз? 
  – Чөнки мин ирек яратам. 
  – Йөргән кызың бармы?  
 – Бар. 
  – Ул нинди?
    – Бик чиста кеше. Яхшы күңелле һәм акыллы.  
– Ә син үзең нинди?
  – Тыныч кеше. Миңа тынычлык һәм ирек кирәк. Бигрәк тә эшләгән вакытта.  
– Нәрсәне гомердә дә кичерә алмас идең?
  – Ялган һәм хыянәтне кичермим.  
– Винарис, Ләйсән Мәхмүтова белән хезмәттәшлекне алга таба да дәвам иттерәчәксезме?  
– Миңа Ләйсән белән эшләргә бик ошый. Әлбәттә, икенче дуэтыбыз өстендә эшли башладык инде. Тиздән әзер булачак. Иҗат юлымда Ләйсәнне очратуыма чиксез шатмын. Ул минем илһамландыручым дияр идем хәтта. Исламия апа белән Хәлил абыйга кызлары өчен рәхмәт.  
– Милли премиядә Ләйсән Мәхмүтова белән дуэт җырлап алган “Алтын йолдыз” сынын ничек бүлештегез соң?
  – Әле ярый “Алтын йолдыз” белән дипломын да бирделәр, ике бүләк булды. Берәү генә булса ничек бүлешкән булыр идек, белмим (көлә). Бу бүләк икебез өчен дә бик кадерле булып чыкты. “Алтын йолдыз” сыны башта миндә, ә диплом ярты ел Мәхмүтовада торачак, дигән фикергә килдек. Июль аенда алмашабыз: диплом миңа кайта, “Алтын йолдыз” Ләйсәнгә китә дип сөйләштек
.   – Бу бүләкләрне гомер буе шулай алмаштырып йөрергә җыенасызмы?   
– Юк, киләсе елга башка җыр белән шушы милли премиядә катнашырга уйлыйбыз. Тагын бер “Алтын йолдыз” ала алсак, ул вакытта берсе Ләйсәнгә, берсе миңа булачак.

 

  Юлия Насыйбуллина

tatar-today.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев